Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә урбанистика форумында чыгыш ясады
Форум «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» темасына багышланган һәм Мәскәүнең «Зарядье» паркында уза.
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Инфраструктур алгарыш. Территориаль үсешнең мегапроектлары» Мәскәү урбанистика форумында спикер буларак чыгыш ясады.
Форум «Супер йолдыз шәһәрләр. Уңышлы трансформация дәресләре» темасына багышланган һәм Мәскәүнең «Зарядье» паркында уза. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда формалаштырылган һәм Казан, Чаллы һәм Әлмәт агломерацияләрен үстерергә ярдәм итә торган комплекслы алымнар турында сөйләде.
Республика җитәкчесе Татарстанда илкүләм проектлар кысаларында социаль һәм транспорт инфраструктурасы төзелүе, шулай ук торак үсеше нокталары белән синхронизацияләнүе турында сөйләде. 2020 елда гына да 22 балалар бакчасы һәм 5 мәктәп төзелде.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектында катнашу зур шәһәр агломерацияләре юллары челтәрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, М-12 трассасын төзү һәм М-7 «Волга» юлын модернизацияләү кебек зур юл проектларын гамәлгә ашыру 260 чакрымнан артык автомобиль юллары төзергә, шәһәрдән транзит транспортын чыгарырга, автомобиль юлларының үткәрүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.
Аның сүзләренчә, якын-тирә районнарның потенциалын ачып, миграцияне киметү һәм транспорт инфраструктурасына йөкләнешне киметү өчен аларның полицентриклыгын тәэмин итәргә кирәк.
«Моның өчен без алар тирәсендә сәнәгать һәм индустриаль парклар, логистика үзәкләре төзи башладык. Бездә мондый үрнәкләр бар инде, мәсәлән Wildberries, Ozon, Иннополис һәм „Алабуга“ МИЗ белән уртак проектлар», — диде ул. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада парклар, скверлар, бульварлар һәм яр буйлары төзекләндерелә башлады, шулай ук ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча проект башланды.
Моннан тыш, ТР Президенты Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе проекты турында сөйләде.
«Без Россиядә иң зур яр буе парклары экосистемасын булдырырга телибез, ул 150 чакрым җәяүлеләр һәм веломаршрутларны берләштерәчәк. Казансуда 12 парк булачак, аларның һәрберсе уникаль. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый Стратегия шәһәрне үстерүдә халыкның саулыгына һәм экологиягә игътибар юнәлткән яңа алым булды. Бу шәһәр халкының 50 процентын елга янында парклар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз