news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләрен ведомствоның 85 еллыгы белән котлады

Алексей Песошин хокук тәртибен ныгытуга һәм машина йөртү культурасын формалаштыруга зур өлеш керткән ЮХИДИ ветераннарына аерым рәхмәт белдерде.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Идарәсе хезмәткәрләрен дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы белән котлады.

Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән ЮХИДИ хезмәтенең 85 еллыгы белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы үз чыгышында, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең төп бурычлары — кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы көрәш, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикала. Шулай ук хокук бозуларны һәм җинаятьләрне булдырмау, дип искәртте. Бу — көндәлек, җитди һәм шактый көч таләп итә торган эш, диде ул.

«Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри әзерлегенең югары дәрәҗәсе, яңа технологияләр кертү һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нәтиҗәле, системалы һәм килештерелгән эше нәтиҗәсендә без 2014 елдан башлап аварияләр һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләр күрсәткечен тотрыклы рәвештә киметүне тәэмин итә алдык», - диде ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин хокук тәртибен ныгытуга һәм машина йөртү культурасын формалаштыруга зур өлеш керткән ЮХИДИ ветераннарына аерым рәхмәт белдерде. «Дәүләт автоинспекциясе эшенең алдагы буын хезмәткәрләре тарафыннан салынган традицияләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча барлык бурычларны да уңышлы хәл итүнең нигезе булачак», — дип ышаныч белдерде ул.

Премьер шулай ук барысына да сәламәтлек, тынычлык, оптимизм һәм бетмәс-төкәнмәс рухи көч теләде. Ул алга таба да ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны югары профессиональ дәрәҗәдә үтәрләр дип ышана.

Аннары Алексей Песошин алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100