Р.Миңнеханов ТР бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады

Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы” Татарстан Республикасы Законына кул куйды. Яңа закон нигезендә агымдагы ел ТР бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертелә.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.