Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов суыткычлар җитештерә торган Haier смарт-заводына нигез салуда катнашачак
Яңа предприятие югары технологияле инновацион продукция җитештерү буенча автоном мәйданчык булып тора.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Кытай компаниясенең яңа технологияле Haier смарт-заводы нигезенә капсула салуда катнашачак. Автоматлаштырылган предприятие Россия базары өчен суыткычлар һәм туңдыргычлар җитештерәчәк.
Бу хакта журналистлар белән узган брифингта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
«Иртәгә Татарстан Президентының Haier смарт-заводы төзелеше башлануда катнашуы планлаштырыла», — диде Лилия Галимова.
Ул әйткәнчә, әлеге компания Россиядә үз җитештерүен үстерә торган зур Кытай инвесторы булып санала. Моның өчен төп мәйданчыкларның берсе — Татарстан. Яңа смарт-завод төзү турында килешү 2019 елда ук имзаланган иде.
«Проектны тулысынча Haier компаниясе финанслый, мондый заводлар КНР территориясендә эшли инде, компания бу технологияне Россиягә тапшырырга әзер. Иртәгә яңа смарт-завод нигезенә капсула салыначак», — диде Галимова.
Аның сүзләренчә, яңа предприятие югары технологияле инновацион продукция җитештерү буенча автоном мәйданчык булып тора. Җитештерү комплексы автоматлаштырылачак һәм эшне контрольдә тота торган цифрлы системага тоташтырылачак.
«Проект суыткыч һәм туңдыргыч җиһазлар җитештерүне үз эченә ала. Аны тормышка ашыру срогы — 2022 елның өченче кварталы, 836 яңа эш урыны булдыру фаразлана», — диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз