news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак

Авыл җирлегендә сәүдә үзәкләре этаплап ачылачак.

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре эшли башлаячак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның авыл районнарында Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында ябылган сәүдә үзәкләре эшли башлаячак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Инвесторлар клубының онлайн утырышында әйтте. Бу турыда төбәк бизнес-омбудсмены аппараты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл җирлегендә сәүдә үзәгенә ихтыяҗ турында Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкилнең Бөгелмә районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Диана Миндубаева сөйләде.

Аның сүзләренчә, зур булмаган район үзәкләрендә сәүдә комплекслары кирәкле товарларны сатуның бердәнбер пункты булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, ул эшне яңадан башлап җибәрә алырлык критерийларны билгеләүне сорады.

«Без бу теманы игътибар белән өйрәнәбез. Якын көннәрдә авыл районнарында сәүдә объектларын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк», — дип җавап бирде аңа Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100