ТР делегациясе Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен бәйрәм итүдә катнаша

Делегация составында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар бар
(Казан, 2 июнь, “Татар–информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Оренбургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче чараларда катнаша.
Делегация составында ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе – ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар бар.
Татарстан делегациясенең Оренбургка сәфәре Советлар йортында Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышев, өлкә Закон чыгару Җыены спикеры Дмитрий Кулагин һәм өлкә Хөкүмәте вәкилләре белән очрашудан башланды. Очрашуда аграр секторны үстерүгә бәйле мәсьәләләр, шулай ук төбәкара хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышынды. Алексей Чернышевның сүзләренә караганда, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте һәм аның структур бүлекчәләре Оренбург өлкәсендә геологик эзләнү эшләре алып бара. Искәртеп узабыз, узган ел Татарстанның Оренбург өлкәсе белән төбәкара әйләнеше 3775,4 миллион сум тәшкил иткән. Бу 2007 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкырга артык.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин һәм Алексей Чернышев Оренбург өлкәсендә туып үскән каһарман–шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан делегациясе әгъзалары, сугыш һәм тыл ветераннары, татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче чаралар М.Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театрында Татарстан сәнгать осталарының концерты белән дәвам итте. Татар мәдәнияте бәйрәмен өлкә губернаторы, ТР Дәүләт Советы спикеры һәм Татарстан делегациясе әгъзалары тамаша кылды. Тамаша залына җыелучыларны сәхнәдән ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева сәламләде. “Оренбург җире Татарстан һәм татар мәдәнияте өчен – үзенчәлекле сәхифә, – дип ассызыклады ул. – Мирхәйдәр Фәйзи, Бату Мөлеков, Дәрдмәнд, Муса Җәлил кебек атаклы шәхесләр генә түгел, ә татар язучылары, композиторлары, милли интеллигенция вәкилләренең тулы бер плеядасы әлеге төбәкнең тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шунысы игътибарга лаек, иртәгә Казанда үз вакытында Оренбургта беренче профессиональ татар труппасын оештырган Ильяс Кудашев–Ашказарскийга һәйкәл ачыла”. Шәһәр үзәгендә заманча татар театры булдыруга гаять зур өлеш керткәннәре өчен, Зилә Вәлиева губернатор һәм өлкә Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Бүген Оренбургка визит барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм делегация әгъзалары өлкәнең милли–мәдәни мохтарият вәкилләрен бер урынга җыйган уникаль парк комплексын ачуда катнашачак, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, 2002 елда үткәрелгән халык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, Оренбург өлкәсендә 165 967 татар яши. Өлкә хакимияте органнары Оренбург өлкәсендә яшәүче халыкларның тарихын, традицияләрен, яшәү рәвешен һәм мәдәниятен исәпкә алып, милли проблемаларны хәл итәргә тырыша. Әлеге максаттан 2006–2010 елларга исәпләнгән Төбәк милли сәясәте моделен гамәлгә ашыру буенча өлкә максатчан программасы эшләнгән.
Өлкә шәһәрләре һәм районнарында татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны үткәрү күркәм традициягә әверелде.