news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Автокомпонентлар җитештерү ТР һәм Люксембург хезмәттәшлеген үстерү ноктасы булырга мөмкин
Бу хакта Р.Миңнехановның Люксембург Герцоглыгының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашуында сүз барды
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Казанга бер көнлек танышу сәфәре белән Бөек Люксембург Герцоглыгының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гастон Стронк килде. Бүген кунакны Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
Республика Хөкүмәте башлыгы бу визит Люксембург белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә яңа этәргеч бирер дигән фикер белдерде. Бүген Люксембург дөньяның финанс үзәкләре унлыгына, дөнья инвесторларының беренче бишлегенә керә. Ул Россиягә зур инвестицияләр кертүче 3 илнең берсе санала. Люксембург автокомпонентлар җитештерү буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен били. Шул рәвешле, илче бу өлкәне Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү ноктасы булырга мөмкин дип исәпли. Гастон Стронк шулай ук республиканың банк секторы белән ныклы элемтәләр булдыру өчен, финанс һәм юридик компанияләр вәкилләрен туплаган делегациянең Татарстанга сәфәрен оештыру тәкъдимен кертте. Визит агымдагы елның октябренә билгеләнде. Татарстан ягы исә Люксембург илчесеннән киләсе елның апрелендә биредә Төбәкләр көнендә катнашырга чакыру алды.
Люксембург илчесенең Татарстанга сәфәре нәтиҗәләре буенча эшче төркем төзелеп, ул бүген кузгатылган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Гастон Стронкның сәфәр программасына “Идея” технопаркында булу, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Сәүдә-сәнәгать палатасында очрашулар каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot