news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Хөснуллинга Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

Очрашу Россия Хөкүмәте Йортында узды.

Миңнеханов Хөснуллинга Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде
tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Хөкүмәт Йортында ул РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Төбәктә федераль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, башка агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.

Шулай ук Татарстан Президенты Россия Премьер-министры урынбасарына Татарстанда милли проектлар кысаларында программаларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100