news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты: Коронавируска каршы көрәштә эш урыннарын саклау – өстенлекле сорау

Президент алга таба да халыкны хакимият, табиблар, белгечләр таләпләренә игътибарлы булуларын сорады.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы көрәш барышында эш урыннарын саклау — өстенлекле сорау. Бу хакта бүген ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Эпидемиягә каршы көрәш чаралары белән беррәттән, гражданнарның эш урыннарын һәм керемнәрен саклап калу да мөһим. Бу Хөкүмәт, төбәкләр, бизнес өчен өстенлекле бурыч. Нәтиҗәле, тотрыклы эшләүче икътисад безнең төп бурычларны хәл итүнең нигезендә ята. Шул исәптән, сәламәтлек саклау тармагында да», — диде Путин.

Президент алга таба да халыкны хакимият, табиблар, белгечләр таләпләренә игътибарлы булуларын сорады. «Кыска гына бу атна да, вазгыять авыр булуын аңлаганда, куркынычларны киметә алуыбызны күрсәтте. Алга таба шулай җаваплы булып, килешеп, хәлне алдан күреп эш итәрбез дип ышанам», — диде Путин.

РФ Президенты, Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте. Кичә шушы тәкъдим белән РФ вице-премьеры Татьяна Голикова, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова чыккан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100