news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Коронавирусны кисәтү буенча төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк

Атна азагына кадәр төбәкләр үз территориясе өчен оптималь булган профилактика чараларының конкрет җыелмасын билгеләргә тиеш булачак.

Путин: Коронавирусны кисәтү буенча төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирусны кисәтү буенча эштә төбәк башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк. Бу хакта ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

«Вазгыять аерым муниципалитетларда төрлечә. Мәскәүдә федераль, шәһәр хакимияте тырышлыгына карамастан, вазгыятьне әлегә үзгәртеп булмый. Кайбер төбәкләрдә коронавирус куркынычы зур, шулай ук, әле бер очрак та булмаган төбәкләр бар. Бу үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Моңа бәйле рәвештә, субъект башлыкларына минем указ буенча өстәмә вәкаләтләр биреләчәк», — диде ул.

Путин әйтүенчә, атна азагына кадәр төбәкләр үз территориясе өчен оптималь булган профилактика чараларының конкрет җыелмасын билгеләргә тиеш булачак. «Объектив вазгыятькә карап, төбәкләр минем указ нигезендә нинди режим кертүне үзе тәгаенли. Кайсы учреждениеләр, оешмалар эшен туктата алуын, ә кайсы эшен дәвам итә алуын хәл итәчәк», — дип ачыклык кертте.

РФ Президенты, Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, халык сәламәтлеген саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү зур әһәмияткә ия. «Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде.

Ул хакимият органнары, өзлексез производство предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр, көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарлар кибетләре, тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

«Әгәр кайбер предприятиеләр, белем бирү, фәнни оешмалары өчен өстәмә чикләүләр кирәк булса, төбәкләр бу карарны федераль Хөкүмәт белән килештерергә мәҗбүр булачак. Төрле дәрәҗә хакимиятләр арасында багланышлар урнаштыру мөһим», — диде Путин. Федераль округларда вәкаләтле вәкилләргә төбәкләрдәге эшне координацияләргә күрсәтмә биргәнен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100