news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин ай азагына кадәр түләүле ял көннәрен игълан итү турындагы указга кул куйды

Указ өзлексез эшләүче җитештерү өлкәсенә, шулай ук халыкны беренче чираттагы кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итә торган оешмаларга кагылмый.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин илдә коронавирус таралуын профилактикалау максатыннан 30 апрельгә кадәр түләүле ял көннәре игълан итү турындагы указга кул куйды. Документ тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

«Яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында, Россия Федерациясе Конституциясенең 80 маддәсе нигезендә, 2020 елның 4 апреленнән 30 апреленә кадәр, эшчеләрнең хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр итеп билгеләргә карар бирәм», — дип китерелә Путин указында.

Төбәк җитәкчеләренә чикләү чаралары булган территорияләрне ачыклау, халык һәм транспорт чаралары хәрәкәтенең аерым тәртибен билгеләү күрсәтмәсе бирелде.

Указ хакимият органнарына, медицина оешмаларына, өзлексез җитештерү булган предприятиеләргә, шулай ук халыкны беренче чираттагы кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итә торган сәүдә нокталарына кагылмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100