news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы белән КАМАЗ, «Татнефть» проектлары турында сөйләште

2019 елда Татарстан белән Төрекмәнстан арасында сәүдә әйләнеше 120,7 млн доллар тәшкил итте.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан лидеры Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән телефон аша сөйләшүләр уздырды. Алар ике республика арасында агымдагы икътисади проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Сөйләшүләр Төрекмән ягы инициативасы белән узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән агымдагы проектларны, аерым алганда, КАМАЗ, «Татнефть», «КЭР-Холдинг» линияләре буенча гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Яклар алга таба да сәүдә-икътисади элемтәләрне ныгытырга әзер булуларын раслады», — диде Галимова.

Татарстан статистика мәгълүматлары буенча, 2019 елда Татарстан белән Төрекмәнстан арасында сәүдә әйләнеше 120,7 млн доллар тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 5 тапкыр үсеш күзәтелә. Татарстан товарларын экспортлау күләме 89,4 млн доллар тәшкил итте, үсеш 8,8 тапкыр булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100