Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнехановка «Россия дөнья фонды — 60 ел» юбилей медален тапшырдылар
Әлеге карарны фондның идарәсе Рөстәм Миңнехановның Россия халыкара абруен ныгытуга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, кабул иткән.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Россия дөнья фонды вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген Хөкүмәт йортында узган очрашуда «Россия дөнья фонды — 60 ел» юбилей медален тапшырдылар.
Әлеге карарны фондның идарәсе Рөстәм Миңнехановның Россия халыкара абруен ныгытуга, шулай ук милләтара һәм динара татулыкны үстерүгә керткән өлешен исәпкә алып, кабул иткән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов «Россия дөнья фонды» халыкара иҗтимагый фонды вәкилләре белән кайбер гуманитар юнәлешләр, шул исәптән хәйриячелек өлкәсендә дә хезмәттәшлек турында сөйләште. Алар халыклар һәм илләр арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга аерым игътибар бирде.
РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Анда Россия белән Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз