Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында берничә очрашу уздырды.
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырды.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды, башка актуаль темалар да кузгатылды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Сергей Лавровка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
«Дуслык» ордены белән шулай ук Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз