news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Дамир Фәттаховны балалар ялында хокук бозулар өчен тәнкыйтьләде

«Балалар ялында да бизнес эшли башлаганнар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны бушка туздырылган акчалар өчен тәнкыйть утына тотты.

ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Казан Кремлендә утырышта Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Лето» учреждениесенең закон бозу очраклары турында сөйләде.

«Катгый экономия булса да, Татарстан авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен санатор-курорт оешмаларга юлламаларны финанслауны саклап калды. Апас районында гаилә кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә үсүче авыр балалардан да урлау билгеләре ачыкланган», — диде.

Марс Бәдретдинов «Лето» оешмасының «Свияга +» лагерена бөтенләй күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акча күчерүнең 39 очрагы ачыкланганын әйтте. «Ул балалар анда хәтта булмаган да, бюджет 1 млн сумнан артык акча югалтты», — диде. Коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы акча юнәлтергә омтылышта намус та качканына басым ясады.

«Лето» учреждениесе, шулай ук, фиктив реестр нигезендә Шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашучыларга профильле смена оештыру өчен шәхси эшмәкәргә 1 млн га якын сум акча күчергән. Ул смена үткәрелмәгән. Хәзер хокук саклау органнары шундый ук өченче факт буенча тикшерү уздыра», — диде. Яшьләр эшләре министрлыгының үз карамагындагы оешмаларга контроле булмавын һәм формаль мөнәсәбәтен әйтте.

Марс Бәдретдинов әйтүенчә, яшьләр сәясәтендә грант ярдәме нәтиҗәле булсын өчен тикшерүләр дә урынлы булачак.

Рөстәм Миңнеханов Дамир Фәттаховтан сорау алды. «Ник моңа рөхсәт итәсез? Мондый „хәйриячелекне“ ничек аңларга? Бу сезнең ышанычлы кешеләрегез. Ышанмасагыз, алмаштырыгыз. Сез бит министр буларак җавап бирәсез. Мин сезнең өчен җавап бирәм. Булдыра алмасагыз, сезнең эшли алу-алмавыгыз турында уйларга тиеш булам», — дип мөрәҗәгать итте Президент.

«Балалар ялында да бизнес ясап яталар!» — дип канәгатьсезлек белән шелтә белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Дамир Фәттахов министрлык тарафыннан контроль булганын һәм актлар тикшерелгәнен әйтте. «Яз көне актлар имзалаганнар, сменаны пандемия аркасында уздыра алмаганнар, көзгә калдырганнар», — дип акланып карады.

«Акчаларны кайтарыгыз! Рәсмиләштерегез дә, бу бик җиңел эшләнә. Бернинди аклау юк, контрольсезлек!» — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100