news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов табигать һәм экологик туризм өлкәсендәге эшкуарлар белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экотуризм кебек юнәлешнең үсешен хуплады һәм уңай бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов табигать һәм экологик туризм өлкәсендәге эшкуарлар белән очрашты
https://tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында табигать һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде.

Эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу кичә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә «Best Glamp» глэмпинг территориясендә узды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов экотуризм кебек юнәлешнең үсешен хуплады һәм уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, бүген бу юнәлеш бик кирәк, бигрәк тә Татарстанда, чыннан да, глэмпинг кебек ял төрен оештыру өчен матур урыннар күп.

Ул, аерым алганда, төбәк территориясендә дә, тулаем ил буенча да глэмпингның уңышлы практикалары каталогын булдырырга тәкъдим итте.

Инженерлык инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, комплекслы якын килү кирәк. Ул Татарстанда булган бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын төзү тәҗрибәсен, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә (электр, су, каты көнкүреш калдыкларын чыгару һ.б.) инфраструктураны үстерү тәҗрибәсен нигез итеп алырга тәкъдим итте. 

Россия глэмпинглары ассоциациясе президенты Жанна Кира сөйләвенчә, Россиядә глэмпинг инде 6 елга якын үсә, бу — тиз үсә торган базар. Бүгенге көндә илдә 150дән артык глэмпинг бар. Очрашуның модераторы Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова булды.


Глэмпинг – кунакханә һәм туризм тармагының яңа һәм тиз үсә торган индустриясе. Югары сервислы югары комфортлы кемпингка туристлар һәм сәяхәтчеләр арасында ихтыяҗ бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100