Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман башлыгын шелтәләде
«Эшне кабул итү кебек җаваплы эшләрне кемгә ышанып тапшыруыгызны карагыз!» — дип кисәтте Президент.
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга шелтә белдерде.
Казан Кремлендә утырышта ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Сарман районы Олы Нөркәй мәдәният йортында ремонт вакытында бюджет акчасын законсыз куллану ачыкланганын әйтте.
2019 елның ноябрендә заказчы 5 млн 667,8 мең сумлык эшләрне кабул иткән. Башкарылган эшләр һәм материаллар алмаштыру 166,3 мең сумга арттырып күрсәтелгән. «Элек яшереп калганны хәзер качырып калып булмый. Халык бөтен кимчелекләрне күрә», — дип кисәтте Марс Бәдретдинов.
Ул Сарман районы мәдәният бүлеге мөдире эшеннән алынган булганын әйтте. Капремонт барышын тәнкыйтьләгәне өчен мәнфәгатьләр конфликты килеп чыккан булган.
«Соңрак ул эшенә кайтарылган, хакыйкать җиңгән, капремонт чыннан да начар булган. Тәнкыйть дөрес булган. Подрядчы эш күләмен арттырып бәяләгән, материалларны арзанракка алмаштырган», — дип сөйләде.
«Төзелешкә алынган кеше сине алдарга тели, син бит моны аңларга тиеш, син бит имза куясың. Ничек имзаларга була?! Башкарма комитет ничек кабул итә ала соң ул эшне?!» — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Сарман башлыгына.
«Бик яхшы капремонт, бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә сезгә», — ди Сарман башлыгы Фәрит Хөснуллин. «Син кушкач, әйтә инде рәхмәтне», — дип ризасызлык белән җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
«Эш хакыгыз әйбәт, яхшы эш өчен премия бирергә тырышабыз, машиналар бирәбез, башка мәсьәләләр. Эшне кабул итү кебек җаваплы эшләрне кемгә ышанып тапшыруыгызны карагыз! Закон бозуларга мин дә күзне йомсам, шушы күренешләргә теләктәшлек итәм дигән сүз бит!» — дип катгый кисәтеп куйды Президент урындагы җитәкчеләрне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз