Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Подрядчылардан соңгы кадагына кадәр таләп итәргә кирәк
Республика Президенты район-шәһәр башлыкларына подрядчылардан начар башкарылган эшләрне кабул итмәскә кушты.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләрен башкарган подрядчылардан соңгы кадагына кадәр таләп итәргә кирәклегенә басым ясады.
Казан Кремлендә ул Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында начар башкарылган эшләрне кабул итмәскә, документларны имзаламаска кушты.
Утырышта ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов подрядчыларның намуссыз эшчәнлекләренә мисаллар китерде.
«Безнең бит артык акча юк! Изге эшләр эшләргә тырышабыз: җәмәгать киңлекләре, парклар, искиткеч обьектлар бар, горурланабыз, һәм шундый очраклар чыгып тора. Ничек андый эшне кабул итеп була?» — дип сорады Рөстәм Миңнеханов.
«Коррупция булмасын өчен, ГИСУ аша заказларны, дәүләт акчаларын үзәкләштердек. Без бит тыңлыйбыз, сез тәкъдим иткән подрядчыларны хуплыйбыз. Бу бит, беренче чиратта, сезнең өчен. Иманнарын алырга кирәк, соңгы кадагына кадәр таләп итәргә! Кабул итмәгез объектны! Кая китсен ул? (подрядчы — Т.И. искәрмәсе)», — диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов ваемсызлыгы белән документларны имзалаган район башлыклары үзләрен үк тикшерү өчен юллама имзалаулары турында әйтте. «Липский (Валерий Липский — РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе башлыгы — Т.И. искәрмәсе) игътибар белән карарга әзер ул имзаларны», — дип катгый кисәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз