news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Коррупционерны җаваплылыкка тарту аның гаиләсендә дә чагылыш таба

«Һәр коррупцион җинаять артында матди зыян гына тормый. Бөтен гаиләдә чагыла, беренче чиратта, балалар интегә», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Коррупционерны җаваплылыкка тарту аның гаиләсендә дә чагылыш таба
Михаил Захаров

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коррупционерны җаваплылыкка тарту аның бөтен гаиләсендә чагылыш табуын искәртте.

Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында әйтте. 

«Һәр җинаять артында матди зыян гына тормый. Бөтен гаиләдә чагыла, беренче чиратта, балалар интегә. Моннан тыш, законнан тайпылганы аркасында, республикага файдага эшли алырлык кешеләрне югалтабыз. Тулаем алганда, коррупцион эшләр республиканың эшлекле абруена тискәре тәэсир итә», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, социаль-аналитик тикшеренүләрдән күренгәнчә, соңгы ун елда коррупцион хәлләргә эләгүче гражданнар 2,5 тапкыр кимегән, шулай да җинаятьләр саны әле югары кала. Былтыр республикада коррупцион юнәлештәге 1098 җинаять теркәлгән. 

«Республикада булдырылган „Халык контроле“ системасы билгеле бер төгәлсезлекләрне күрсәтә. Узган елда 76 меңнән артык мөрәҗәгать каралган. 60 меңе хәл ителгән. Бу эш нәтиҗәләрен күрсәтә», — диде Миңнеханов.

Ул Татарстан зур инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыра алганын искәртте. «Авыл хуҗалыгы, энергетика, төзелеш комплексында зур проектлар гамәлгә ашырыла», — диде. Икътисадта үтә күренмәлелек, төгәл эш булганда да гына күрсәткечләргә ирешеп булганын искәртте. 

Президент халык белән кире элемтә, гражданлык институтлары эше, җәмәгатьчелек контроле мөһимлеген әйтте. Иҗтимагый палатага зур роль бирелүен ассызыклады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100