news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коррупцион хокук бозулар аркасында бюджеттагы югалтуларның 93 проценты кайтарылган

2020 елда хокук саклау органнары коррупцион юнәлештә 1098 җинаять ачыклаган. Гомуми зыян 402 млн сум.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коррупцион хокук бозулар аркасында бюджеттагы югалтуларның 93 проценты кайтарылган.

Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында билгеле булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хисап палатасы ачыклаган хокук бозулардан берничә йөз миллион сум зыян килгәнен искәртте. «Бу бюджет акчаларын тиешсез максатларда куллану, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә хокук бозулар, дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү өлкәсендә хилафлыклар», — диде Президент.

Чаралар күреп, хокук бозулар аркасында китерелгән зыян суммасының 93 проценты дәрәҗәсендә бюджетка кайтарылган.

2020 елда хокук саклау органнары коррупцион юнәлештә 1098 җинаять ачыклаган. Гомуми зыян 402 млн сум. 

Сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат өлкәсендә — 176, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә — 92, мәгариф тармагында — 157, агросәнәгать комплексында 29 җинаять теркәлгән. Дәүләт хакимияте органнары һәм учреждение вәкилләренең бюджет чараларын законсыз бүлү фактлары билгеле. Авыл хуҗалыгы үсеше дәүләт программасы буенча бюджет акчаларын бүлүдә коррупцион җинаятьләр ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100