news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Былтыр Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерелгән районнар билгеле

Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Былтыр Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерелгән районнар билгеле

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерү очраклары Арча, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай районнарында ачыкланган.

Бу хакта Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында күрсәтелгән фильмнан билгеле булды.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

2019 ел белән чагыштырганда, мондый төр җинаятьләр кимегән. Җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә 2020 елда 68 җинаять теркәлгән, 2019 елда 124 җинаять ачыкланган булган.

2019 елда җир үзләштерү буенча кыңгыр эшләр Буа, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Тәтеш районнарында теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100