Рөстәм Миңнеханов: Эшкуарлык советы — төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы мәйданчык

Президент кече һәм урта бизнесны борчыган сорауларны хәл итү өчен, федераль түрәләргә дә мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Эшкуарлык советы — килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү өчен яхшы мәйданчык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида"да ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы утырышында шулай дип белдерде.

«Эшкуарлык советы утырышында барлык мәсьәләләр эшмәкәрләр белән берлектә карала, экспертлар да чакырыла. Бу мәсьәләләрне төбәк дәрәҗәсендә хәл итү, кайберләрен федераль дәрәҗәгә күтәрү өчен яхшы мәйданчык. Мондый эшнең билгеле бер нәтиҗәләре бар дип ышанам. Шундук хәл итә алмасак та, без, эшмәкәрләр, ишеткәннәргә гел җавап табарга тырышабыз, юлларын эзлибез», — дип сәламләде Рөстәм Миңннеханов 14нче утырышта катнашучыларны.

Бүген күтәрелгән сорауларның берничәсе товар маркировкасына кагылышлы булды. Шулай ук, бизнес вәкилләре тарихи-мәдәни экспертизаны гадиләштерү, авырлыкны үлчәү буенча автоматик системаны камилләштерү, ЕНВД салымын бетерүнең нәтиҗәләрен йомшарту турында сорауларны күтәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов проблемалар буенча үз фикерен белдерде.

«Күтәрелгән сораулар чыннан да перспективага тормоз булып тора. Автоматик система дөрес эшләвенә ирешү өчен вакыт кына кирәк дип уйлыйм. Сөт продукциясенә маркировка — катлаулырак мәсьәлә, анысының да чишү юллары бар. Үзмәшгульләргә ярдәм системасы да мөһим, соры базарга китәр өчен нинди генә тозак корырга тырышмыйлар. Боларны җентекләп өйрәнербез, сөйләшербез», — диде.

Президент кече һәм урта бизнесны борчыган сорауларны хәл итү өчен, федераль түрәләргә дә мөрәҗәгать итәчәген әйтте.