news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен билгеләде

2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына 9 600 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен билгеләде
архив/Егор Никитин

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы җан башына исәпләгәндә 9 600 сум тәшкил итәчәк. ТР Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2020 елның IV кварталы өчен Татарстан Республикасында яшәү минимумы күләмен җан башына — 9 600 сум, хезмәткә яраклы халык өчен — 10 231 сум, пенсионерлар өчен — 7 817 сум, балалар өчен — 9 625 сум күләмендә расларга», - диелә документ текстында.

2020 елның III кварталы белән чагыштырганда яшәү минимумы күләме бераз кимегән. Ул вакытта җан башына исәпләгәндә ул 9 752 сум, эшкә яраклы халык өчен — 10 374 сум, пенсионерлар өчен — 7 919 сум, балалар өчен — 9 891 сум иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100