news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин вазифаи затлар белән «Имин шәһәр» проекты турында фикерләште

Сынау проектын гамәлгә ашыру өчен 123 муниципаль берәмлек билгеләнде.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын гамәлгә кертү программасын гамәлгә ашыруга багышланган конференциядә катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада Идел буе федераль округы төбәкләренең иң югары вазифаи затлары катнашты.

Очрашуда күп кенә мәсьәләләр каралды, шул исәптән гадәттән тыш хәлләрне фаразлый алырлык техник чаралар комплекслы системасын төзү, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү турында сүз барды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, дәүләт башлыгы Владимир Путин йөкләмәсе буенча зур эш башкарылуын искәртте. Шулай итеп, округның барлык төбәкләрендә программаны үстерү өчен норматив актлар һәм планнар булдырылды, сынау проектын гамәлгә ашыру өчен 123 муниципаль берәмлек билгеләнде.

«Гамәлдәге законнар һәм «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын гамәлгә кертү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча ведомствоара комиссия тәкъдимнәрен карадылар. „112“ бердәм номеры һәм „ЭРА-ГЛОНАСС“ дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы чакыруын тәэмин итү системасы нигезендә округның барлык субъектларында проектны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән региональ законнарны эзлекле формалаштыру оештырылды», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100