news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын җиткерү чарасында катнашачак
Татарстан Президенты Мәскәүгә эшлекле сәфәр кыла.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәргә китте.
Ул Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федераль Җыенына еллык Юлламасын җиткерү җыелышында катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайты хәбәр итә.
Илнең Конституциясе буенча Россия Президенты ел саен парламентка мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш. Ул документта сүз илдәге вәзгыять һәм якындагы вакытка эчке һәм тышкы сәясәт юнәлешләре турында бара, сәясәт, икътисад, идеология, законнар чыгаруга кагылышлы тәкъдимнәр яңгыратыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot