Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Төбәкара үзәктә операция ясау буенча яңа технологияләр белән танышты
Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.
(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. 15 ел эшләү дәверендә биредә 77 меңнән артык операция үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов операция һәм реанимация блогында булды.
«Әйдәп баручы хирурглар үзләре эшли торган инструментарийларны күрсәтте, шулай ук операцияләр ясау буенча яңа технологияләр турында сөйләделәр, аерым алганда, борын аша баш миенә операция турында», — дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Хирургия комплексы 2006 елда реконструкциядән соң файдалануга тапшырылды.
Сүз уңаеннан, бүген Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 12 операция планлаштырылган. 15 елда барлыгы 1,5 миллионга якын кеше ярдәм күрсәтелгән. Медицина учреждениесендә 1,7 меңгә якын кеше эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз