Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Expo Dubai 2020 күргәзмәсендә Россия павильонын ачуда катнашты
Күргәзмәдә Россия атнасын Татарстан экспозициясе ача.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә халыкара күргәзмәдә Россиянең «Иҗади акыл: киләчәкне билгеләп» дип аталган павильоны ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Президентың матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә Россия атнасын Татарстан экспозициясе ача. Ул кунаклар өчен 10 дәвамында ачык булачак.
Республика мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үз эшләрен тәкъдим итә. Аерым алганда болар — Иннополис, IT-парк. Татарстан белгечләр чит ил коллегаларына экспортка йөз тоткан сәнәгать предприятиеләрен, төбәкнең туризм, медицина, мәгариф һәм мәдәният потенциалын тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстан — Россиядәге икътисади үсеш күрсәткечләре буенча алдынгы төбәкләрнең берсе.
«Төбәк тулай продукты күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында алтынчы урында. Республика Россия субъектларында инвестицион климат торышы буенча өченче ел рәттән Мәскәүдән кала икенче урынны алып тора», — диде Татарстан Президенты тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз