Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Expo Dubai ачылышында катнаша

Татарстан Республикасы Президенты эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Дубайда Expo Dubai күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең Россия павильонын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.

«Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы Бөтендөнья күргәзмәдә Россия павильоны ачылышында катнашу өчен килде», — дип сөйләде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.