Алексей Песошин инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга багышланган утырыш уздырды

«Чаллы» һәм «Яшел Үзән» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен гаризалар каралды.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Чаллы» һәм «Яшел Үзән» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек гамәлгә ашыру турында килешүләр төзү өчен гаризалар карау комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта алты инвестицион проект тәкъдим ителгән, аларның бишесе Чаллыдан, берсе Яшел Үзәннән. Проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме — 7,3 млрд сум, 8 мең эш урыны барлыкка киләчәк.

Узган утырышларда 6 проектның бишесе хупланган булган. Әлеге проектлар буенча инвесторлар элек төзелгән килешүләрдәге үзгәрешләрне килештерүне сорый, бу инвестпроектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш. 

Утырышта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашкан.