news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Татарстан Президенты: Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз
Чиләбе губернаторының матбугат хезмәте

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер очрашты. Биредә яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсен Татарстанның стратегик партнеры дип атады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек потенциалын гамәлгә ашыру өчен киң мөмкинлекләр бар, шул исәптән үзара тәэмин итүне арттыру буенча да, дип искәртте. Аның сүзләренчә, җитештерү буенча элемтәләрне үстерергә кирәк. «Чиләбе өлкәсе - безнең стратегик партнерыбыз. Безнең дустанә мөнәсәбәтләрнең алга таба да үсәчәгенә ышанам», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Яңартылган документта хезмәттәшлекнең 14 төрле юнәлеше һәм 2024 елга кадәр чаралар планы язылган.

Аерым алганда, яңа килешү сәүдә-икътисади, инвестицион һәм инновацион хезмәттәшлек, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм мәгариф, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлекне тәэмин итү, мәдәният һәм туризм өлкәләрендә уртак чараларның киңәйтелгән бүлекләре белән аерылып тора.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Текслер татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашкан, хезмәт ветераны Әхмәт Рәфыйков белән очрашты. Татарстан Президенты ветеранга Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклап калуга һәм баетуга керткән зур өлеше, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100