news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин, Трамп һәм Макрон Таулы Карабахта сугышны туктатырга өнди

Таулы Карабах районында сугыш хәрәкәтләре 2020 елның 27 сентябрендә яңадан башланып китте.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Минск төркеме рәистәшләре - Владимир Путин, Дональд Трамп һәм Эммануэль Макрон Таулы Карабахтагы вазгыять турында белдерү белән чыкты. Белдерү тексты Кремль сайтында урнаштырылган.

«Без һәлак булучылар турында кайгырабыз, үлүчеләрнең һәм яраланучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз. Без катнашучы якларның Кораллы көчләре арасында сугышчан хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатуны сорыйбыз», - диелә Россия, АКШ һәм Франция Президентларының уртак белдерүендә.

Дәүләт башлыклары шулай ук Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан җитәкчелегенә, алдан нинди дә булса шартлар куймыйча, низагны җайга салу буенча сөйләшүләрне кичекмәстән яңартырга чакырып мөрәҗәгать итте.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә үткәрде, анда конфликт зонасына Сирия һәм Ливиядән боевиклар кертелергә мөмкин, дип искәртелде.

Таулы Карабахта сугыш хәрәкәтләре 2020 елның 27 сентябрендә яңадан башланып китте. Әрмәнстан һәм Азәрбайҗанның хәрби ведомстволары бер-берсен үз позицияләренә атуда гаепләде. Хәрби хәрәкәтләр барган районнардан хәрби хезмәткәрләр һәм гади гражданнарның һәлак булуы, хәрби техниканың юк ителүе турында хәбәрләр килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100