news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлшат Нигъмәтуллина Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасына кабат билгеләнде

Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре вазифаларына раслауны дәвам итә.

Гөлшат Нигъмәтуллина Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасына кабат билгеләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Гөлшат Нигъмәтуллина янәдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык халәие актларын теркәү идарәсе башлыгы итеп билгеләргә», – диелә документта.

Гөлшат Нигъмәтуллина идарә белән 2019 елның февраленнән җитәкчелек итә.

Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм ведомство башлыклары вазифаларына раслауны дәвам итә. Аерым алганда, ул төбәкнең дәүләт комитетлары җитәкчеләрен кичә билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100