Миңнеханов Истанбул университеты белән студентлар алмашуны җайларга тәкъдим итте

Университет медицина хезмәткәрләре әзерләү буенча зур фәнни үзәк булып тора.

(Казан, 1октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Истанбул шәһәрендә Кент университетына нигез салучы Месут Йылмаз белән очрашты. Алар Татарстан югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада Төркиядән йөздән артык студент белем ала. Студентлар, укытучылар белән алмашу, вузара хезмәттәшлек итү бик мөһим. Истанбулның Кент университеты белән Казан дәүләт медицина университеты арасында мөнәсәбәтләр булдыру безнең белем бирүдәге хезмәттәшлегебезне ныгытырга ярдәм итә. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты да медицина юнәлешен үстерә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Месут Йылмаз сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа этәргеч бирелде, бу киләчәк үсеш өчен зур потенциалга ия.  Ул Истанбулның Кент университеты турында сөйләде.

Месут Йылмаз сүзләренчә, югары уку йортына 2016 елда нигез салынган, анда 3 меңнән артык студент белем ала. «Медицина безнең төп юнәлеш булып тора. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсе өчен идарәче кадрларны әзерлибез. Бездә стоматология факультеты бик яхшы», - диде университетка нигез салучы.

Месут Йылмаз сәфәренең Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан федераль университеты белән хезмәттәшлек үсешенә уңай тәэсир итәчәгенә ышануын әйтте.