Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәпнең яңа корпусын карады
Яңа объект төзелеше 2018 елда башланды, мәктәптә фәнни лабораторияләр, иҗади остаханәләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, китапханә, бассейн, тренажерлар залы бар.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара мәктәпнең яңа корпусында булды (Федосеев ур., 52). Чарада РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Объект 2018 елда төзелә башлады. Мәктәптә универсаль уку аудиторияләреннән тыш, фәнни лабораторияләр, иҗади остаханәләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, китапханә, бассейн, тренажерлар залы бар.
Президент яңа корпус төзелешендә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте. «Бик катлаулы проект — тарихи үзәктә мондый объектны булдыру җиңел түгел. Бик матур заманча корпус барлыкка килде», - дип бәяләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул мәгариф системасын үстерү хакимият эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын искәртте.
«Без яшь татарстанлыларның иң яхшы белем алуын телибез. Республика көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Заманча халыкара мәктәп булу моңа ярдәм итә», - диде республика җитәкчесе һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлады.
Кунаклар яңа корпусның уку бүлмәләрен карадылар, спорт залында һәм лабораторияләрдә булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз