news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта INNOPROM күргәзмәсендә катнашачак

Президент форумда берничә өлкә губернаторлары һәм зур компанияләр җитәкчеләре белән очрашу уздырачак.

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта INNOPROM күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта брифингта Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Президент ел саен уздырыла торган INNOPROM күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра. Ул экспозицияне караячак һәм форумда берничә очрашу уздырачак. шулай ук берничә өлкә губернаторлары һәм зур компанияләр җитәкчеләре белән дә очрашачак», — диде Галимова.

Күргәзмә 5-8 июльдә 50 мең квадрат метр размерлы мәйданчыкта узачак. Монда Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләре тәкъдим ителәчәк.

Чарага Россия субъектлары башлыклары, Россия Хөкүмәте вәкилләре, бөтен дөньядан эшмәкәрләр һәм галимнәр киләчәк. Барлыгы 20 илдән экспертлар килер дип көтелә. Онлайн һәм офлайн форматларда 500гә якын спикер катнашачак. Күргәзмә форумы пленар утырыш кебек уздырылачак.

«Быел күргәзмәнең партнер иле — Италия. Шуңа күрә ике яклы хезмәттәшлек, шулай ук Россия һәм Италия хакимияте органнары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышачаклар», — диде Лилия Галимова.

Күргәзмә 2010 елдан башлап ел саен Екатеринбургта «Екатеринбург-Экспо» базасында үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot