news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Петр Гавриловның туган авылында бюст урнаштырырга кушты

Майор Гаврилов җитәкчелегендәге бер төркем сугышчылар ай буе Брест крепосте ныгытмаларын гитлерчылардан саклый.

Рөстәм Миңнеханов Петр Гавриловның туган авылында бюст урнаштырырга кушты

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Брест крепостеның оборона герое Петр Гаврилов бюстын Татарстанда аның туган авылында урнаштырачаклар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 1941 елда Брест крепосте оборонасында катнашучы, Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстын ватанында урнаштырырга кушты», — диде Галимова.

Петр Гаврилов 1900 елның 30 июнендә Лаеш өязенең Әлбәдән авылында туган, хәзер ул Татарстанның Питрәч районына керә. Бөек Ватан сугышы башлануны ул укчылар полкы командиры вазифасында Брестта каршылый. Сугышның беренче көненнән майор Гаврилов Көнчыгыш форт гарнизонын җитәкли. Немец гаскәрләре зур калибрлы артиллерия һәм авиация бомбаларын кулланганнан соң, Гаврилов солдатларының күпчелек өлеше һәлак булган яки әсирлеккә эләккән. Июль уртасына командир отрядта калган солдатлар белән крепость казаматларын тотып кала. 1941 елның 23 июлендә чираттагы көрәштә Гаврилов берничә солдатны юк итә, әмма дошман снаряды шартлавы нәтиҗәсендә авыр яралана, аңын югалта һәм әсирлеккә эләгә. Хаммельбург, Равенсбрюк, Маутхаузен концентрацион лагерьларында тоткынлыкта була. 1945 елның маенда Гаврилов совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1957 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Петр Михайлович 1979 елда вафат була, Брест Гарнизон зиратында җирләнә. Казан, Краснодар, Брест, Иркутск һәм Питрәч урамнары, Тянь-Шань биеклеге аның исемен йөртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100