news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында булды.

Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
tatarstan.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләләре буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде», — диелә хәбәрдә.

Бүген Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең төп этабы уза. Татарстанда 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Республикада 2,9 млн кеше үз ихтыярын белдерү хокукына ия.

news_right_1
news_right_2
news_bot