news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов районнардан килгән укучыларга Кремльдәге эш бүлмәсен күрсәтте

ТР Президентының эш бүлмәсендә балалар Миңнехановның рәсми фотоларын кызыксынып карады.

Рөстәм Миңнеханов районнардан килгән укучыларга Кремльдәге эш бүлмәсен күрсәтте
https://tatarstan.ru

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә «Мәдәни көндәлек» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне кабул итте. Ул аларга үз резиденциясе буйлап экскурсия үткәрде һәм балачак мавыгулары хакында сөйләде.

«Балачакта мин техника, машиналар, механизмнарны бик яраттым. Бераз фото белән шөгыльләндем», — диде Миңнеханов.

Республика Президентының эш бүлмәсендә бер кыз аның өстәле янына утырды. Балалар көлеп җибәрде һәм аны Татарстанның булачак Президенты дип атады. «Ә мин ярдәмче булырмын», — дип килеште Миңнеханов.

ТР Президентының эш бүлмәсендә балалар Миңнехановның рәсми фотоларын кызыксынып карады. Алар арасында Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Төркия лидеры Рәҗәп Эрдоган белән бергә төшкән фотолар да бар.

«Мәдәни көндәлек» мәдәни-белем бирү проекты башлангыч мәктәп укучыларына исәпләнгән. Быел әлеге акциядә 200 меңнән артык бала катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100