news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин КНИТУ ректоры вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итте

2020 елның 1 июненнән Юрий Казаковка университет ректоры вазифаларын вакытлыча башкару йөкләнә.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры Алексей Песошин югары уку йортының гыйльми советы әгъзаларына КНИТУ ректоры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Юрий Казаковны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Премьер-министр агымдагы елның 27 маенда Россия Мәгариф министрлыгының Сергей Юшконы җинаять эше туктатылганчы яки суд карары үз көченә кергәнче, КНИТУ ректоры вазифасыннан вакытлыча читләштерү турындагы боерыгы имзалануын искә төшерде.

Федераль министрлык боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 июненнән Юрий Казаковка университет ректоры вазифаларын вакытлыча башкару йөкләнде. Алексей Песошин аңлатып үткәнчә, Юрий Казаков — Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган, аның хезмәт эшчәнлеге югары уку йортлары белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, 10 ел дәвамында Казаков Түбән Кама химия-технология институтында эшли, аннары ул СИБУР компаниясендә җитәкче вазифаларны башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot