news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Николай Дроздов: “Татарстанда шулкадәр күп изге эшләр башкарылуы куандыра”

Татарстан Президенты һәм “Беренче канал” йолдызлары Котельниковлар гаиләсенә ортопедия тренажеры бүләк иттеләр

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм “Беренче канал” йолдызлары коляскада йөрүче инвалидлар өчен «Восхождение» социаль комплексында һәм Казанның инвалидларны тернәкләндерү үзәге торак комплексында яшәүче Котельниковлар гаиләсендә булды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең танылган артистлары, актерлары һәм спортчылары катнашты.
«Восхождение» социаль комплексы - коляскада йөрүче инвалидлар өчен уникаль социаль комплекс. Бу “Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” дәүләт автоном учреждениесе дә, муниципаль торак йорт та”, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
Очрашу вакытында «Восхождение» социаль комплекс кунаклары аларны каршы алган коляскада йөрүче инвалидларлар белән аралашты. Республика Президенты бу йортта яшәүчеләр белән аралашты, алар белән шахмат уйнады. Ә “Беренче канал” йолдызлары барлык теләүчеләр белән фотога төштеләр.
“Татарстанда шулкадәр күп изге эшләр башкарылуы куандыра, - диде журналистларга биргән интервьюсында “Беренче канал”ның алып баручысы Николай Дроздов. – Без Татарстан халкының Президент Минтимер Шәймиевкә яхшы мөнәсәбәттә булуларын күрәбез. Биредә аның инициативасы буенча заманча техник дәрәҗәдә күп объектлар төзелгән”.
“Бүген – зур бәйрәм. Республикада инвалидлар һәм балаларга зур игътибар бирелүе куанычлы хәл. Һәр кеше өмет белән яши. Ә мондый акцияләр киләчәккә өмет уята”, – диде әлеге йортта яшәүче инвалид Илгиз Рахманкулов.
Искәртеп узабыз, Казанда бу үзәк 2006 елдан бирле эшләп килә. Аны проектлау һәм төзү эшләрендә чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсе кулланылган – барысы да коляскада йөрүче инвалидлар өчен җайлаштырылган: уңайлы пандуслар, киң коридорлар һәм ишекләр, киң кабиналы лифтлар, уңайлы ванна һәм бәдрәф бүлмәләре. Йорт составындагы 1–2–3 бүлмәле фатирларда инвалидлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Хәзерге вакытта әлеге йортта 50 гаилә гомер кичерә. Аларның барысы да актив яшәү рәвеше алып бара.
Визит барышында кунаклар шулай ук “Казанның инвалидларны тернәкләндерү үзәге” торак комплексында яшәүче Колесниковлар гаиләсендә булды. Әлеге гаилә биш кешедән тора, шуларның өчесе инвалид балалар. Өлкән уллары Илья – балачактан ук инвалид, шәһәрнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге каршындагы урта гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлый. Дарья һәм Глеб Котельниковларга дүртәр яшь, диагнозлары – балалар церебраль параличы.
Ата–аналар балаларны тернәкләндерүгә зур көч куя. Көн саен алар белән хәрәкәт активлыгын формалаштыру буенча күнегүләр үткәрә. Йортта спорт–тернәкләндерү почмагы җиһазландырылган. Бүген Котельниковларга ортопедия тренажеры тапшырдылар. Моннан тыш, “Беренче канал” исеменнән балаларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
Ольга Котельникова Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә һәм республика җитәкчелегенә балаларның бәхетле киләчәге хакына игелекле эшләр башкарганнары өчен олы рәхмәтен белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot