Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев һәм Владислав Сурков Казанның 1000 еллыгына әзерлек турында фикер алышты
^Минтимер Шәймиев һәм Владислав Сурков Казанның 1000 еллыгына әзерлек турында фикер алышты
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Кичә ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков белән очрашты.
ТР Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең агымдагы мәсьәләләре, төзелә һәм реставрацияләнә торган объектларда эш барышы каралган.
Соңыннан М.Шәймиев һәм В.Сурков Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән очрашты. Әңгәмә вакытында М.Шәймиев һәм В.Сурков илдә һәм дөньяда хәзерге социаль-икътисади, сәяси вәзгыятькә үз карашларын белдерде.
“Беркем дә Россиягә риясыз гына көчле, конкурентлыкка сәләтле ил булырга ярдәм итәргә җыенмый. Шуңа күрә аны үзебез модернизацияләячәкбез, һәм яшьләргә бу эштә зур роль бирелә”, - диде В.Сурков.
“Мондый очракларда мин: “Булдырабыз!” – дияргә яратам. Өстәвенә, яшьләр өчен әйләнә-тирә зур бер аудитория булып тора һәм анда үз карашыңны әйтергә мөмкин һәм кирәк тә. Мин Татарстан яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үзләре турында конкрет эшләр аша белдерүенә бик шат”, - дип ассызыклады М.Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз