news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ковидка каршы чараларны үтәүне йомшартмаска өндәде

Бүгенгә 255 меңнән артык кеше вакцинация узган.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очракларының бераз артуы күзәтелә. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик чараларны үтәү өлешендә бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел. Без әлегә авыру очракларының кимүен күрмибез. Санитар-эпидемиологик чараларны үтәү буенча барлык кирәкле чаралар күрелергә тиеш», — диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, күп кенә яшьләр аларга коронавирус кагылмас дип саный, тик статистика киресе турында сөйли. «Стационарларга китерелгән яшь кешеләр авыруны шактый авыр формада кичерә. Тынычланырга ярамый! Әлбәттә, республика хастаханәләре урыннар, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, барлык кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Әмма үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга кирәк», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда 153 вакцинация пункты эшли, өч төр вакцина да җитәрлек күләмдә, барлыгы 300 мең доза вакцина кайтарылды. Шулай вакцина белән тәэмин итү дәвам итә.

Бүгенгә 255 меңнән артык кеше вакцинация узган. Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада көнгә 6 мең кеше прививка ясата.  «Алга таба көненә 8 мең, ә аннары 10 мең кешегә прививка ясау дәрәҗәсенә чыгарга кирәк», — диде ул. Республика буенча уртача вакцинация күрсәткечләре турында сөйләгәндә, бу планның 14 процентын тәшкил итә һәм бу мәсьәләгә ныклы игътибар бирергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100