Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Архангельск мәгариф һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә килешү имзалады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашты.
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан һәм Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Казан Кремлендә Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский белән очрашуда белдерде. Очрашу нәтиҗәсендә дүрт килешү имзаланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов хәзер төбәкара эшчәнлек 2022 елга кадәр хезмәттәшлек һәм аны гамәлгә ашыру планы турындагы килешү нигезендә төзелүен искәртте «Архангельск өлкәсе вәкиллекле делегациясенең эшлекле сәфәре безнең элемтәләрне ныгытуга һәм әлеге килешүгә өстәмәләр кертүгә ярдәм итәр», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов төбәкләрдә уртак эшнең яхшы традицияләре барлыгын әйтте. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Президент цифрлаштыруны, продукцияне алга этәрү, сатып алулар һәм сату буенча онлайн-формаларны, уңайлы шәһәр мохитен үстерүне, мәгариф өлкәсен һәм кадрлар әзерләүне атады.
Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткәне өчен Губернаторга рәхмәт белдерде. Бүген төбәк территориясендә өч меңгә якын татар яши.
Делегациянең республикага сәфәре нәтиҗәсендә дүрт, шул исәптән югары белем бирү һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә килешүгә кул куелды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Александр Цыбульскийга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз