news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә азык-төлек алу өчен акча җыю акциясен хуплады

Өлкән яшьтәге кешеләрне коронавирус йоктыру куркынычыннан саклау өчен махсус акция оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов өлкәннәргә азык-төлек алу өчен акча җыю акциясен хуплады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән акциягә кушылды һәм азык-төлек сатып алуга акча күчерде. Акция республика эшмәкәрләре инициативасы белән оештырылган, Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без бер-беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә һәм игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор да шулкадәр җиңелрәк узачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика Президенты акция инициаторларына рәхмәт әйтте, башка эшмәкәрләрне һәм битараф булмаган кешеләрне изге эштә катнашырга өндәде.

Акция өлкән буынга үз-үзен изоляцияләү шартларында ярдәм итү өчен оештырылган. Бүген гражданнарның бу категориясе авыруга аеруча бирешүчән, шуңа күрә алар өчен куркынычсыз шартлар тудыру мөһим. .


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Дорогие друзья, дуслар! Ситуация с коронавирусом показала, как много среди нас неравнодушных людей! Меня очень тронула инициатива нашей татарстанской компании Kazan Express - ребята собирают бесплатные продуктовые наборы для пожилых людей, находящихся дома на самоизоляции. Благодарю наших бизнесменов уже откликнувшихся, и призываю всех, у кого есть возможность, присоединиться к этому хорошему делу! #МыВместе #ОставайтесьДома #Татарстан

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100