news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәкнең нигезенә беренче ташны салды

Төзелеш 2023 елның августында тәмамланырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәкнең нигезенә беренче ташны салды
https://tatarstan.ru

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы яңа перинаталь үзәк бинасының нигезенә беренче ташны салды.

Медицина учреждениесе 7нче клиник хастаханәнең бала тудыру йорты базасында урнашачак, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Демографияне арттыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез. Безнең төп приоритетларыбызның берсе — ана булуның иминлеге. Без булачак әниләр өчен кирәкле барлык шартларны тудырырга тиеш», — дип белдерде республика Президенты.

160 урынга исәпләнгән перинаталь үзәктә Казаннан һәм республиканың якын-тирә районнарыннан килгән көмәнле ханымнарга ярдәм күрсәтеләчәк. Биредә елына 8 меңгә кадәр бала тудыруны кабул итә алалар. Яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге заманча сулыш аппаратурасы һәм кювезлар — нәниләрне үстереп бетерү өчен кирәкле инкубаторлар белән җиһазландырылачак. Төзелеш 2023 елның августында тәмамланырга тиеш.

Соңрак Татарстан Президенты җиденче шәһәр хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә булды, анда бүген Айзилә Төхвәтуллинаны һәм аның яңа туган кызы Зәрияне өйләренә озаттылар. Президент әти белән әнине өченче балалары туу белән котлады һәм барысына да ныклы сәламәтлек теләде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның балачак һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәте белгечләре белән очрашты. Очрашуда республикада сабыйлар үлеменең санын киметү чаралары һәм дәүләт медицина учреждениесе базасында ЭКО үзәген булдыру турында фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100