news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан Президенты югары тизлектә яшәргә күнеккән

Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы белән Татарстан динамик үсүче төбәк, сәяси тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык территорияләре позициясен ныгытты.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аның энергиясе, тәҗрибәсе һәм үзенә хас эш стиле ярдәмендә республика Россиянең чәчәк атучы төбәкләренең берсе булды. Мондый фикерне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Рөстәм Нургалиевич белән тормыш мине беренче тапкыр 1995 елда ук, мин республика Хөкүмәтен җитәкләгәндә таныштырды. Бу вакытта ул Биектау районы башлыгы иде. Соңрак Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән Рөстәм Миңнехановка финанс министрының җаваплы вазифасы ышанып тапшырылды. Нәкъ менә шушы вазифада аның инновацион фикерләүче җитәкче, искиткеч оештыручы, яңа формация идарәчесе сыйфатлары күренде. Аның үзенә хас эш стиле формалашты — мәсьәләнең асылын тирән аңлау һәм бурычларны төгәл кую, кешеләргә игътибарлы һәм дустанә мөнәсәбәт, уртак максат өчен барысын да берләштерә белү», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренә караганда, республиканы җитәкләүне кабул итеп, Рөстәм Миңнеханов фикердәшләр командасын формалаштырды һәм Татарстанның үсеш стратегиясен алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүгә юнәлдерде. Нәтиҗәдә, Татарстан динамик үсүче төбәк, сәяси тотрыклылык, милләтара тынычлык һәм татулык территорияләре позициясен ныгытты. 

«Рөстәм Миңнеханов — киләчәккә йөз тоткан кеше. Ул Россиядә беренчеләрдән булып инновацион инфраструктураны үстерә башлады, технопарклар һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыклары идеясен тормышка ашырды. Ул төзегән „Алабуга“ махсус икътисади зонасы — Россиядәге иң яхшыларның берсе, ә ул нигез салган Иннополис — IT-бизнесның махсус зонасы гына түгел, ә илдәге беренче югары технологияләр шәһәре дә», — диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе.

Рөстәм Миңнехановның инновацион алымы белән шулай ук авылдагы мөһим үзгәрешләр дә бәйле, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Бүген Татарстан илдә алдынгы позицияләрдә тора: Россия авыл хуҗалыгы җирләренең 2,2 процентын биләп, республика тулай авыл хуҗалыгы продукциясенең 4 процентын җитештерә.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгы фермерлар тарафыннан җитештерелә. Авыл территорияләренең тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Бу — хакимият органнарының, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларның зур һәм җитди эше, республиканың социаль программаларын һәм гражданлык инициативаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Шунысы әһәмиятле: Президент төзекләндерү һәм уңайлы мохит булдыруга кагылышлы барлык мөһим карарларны халык белән бергә кабул итә. Ул кешеләрне тыңлый һәм ишетә, диде республика парламенты башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә моңарчы тиңнәре булмаган күп кенә социаль программаларны гамәлгә ашыруга старт бирде. Социаль объектларны төзү һәм капиталь төзекләндерү, иҗтимагый пространстволар оештыру, сәламәтлек саклауның «беренчел звеносын» модернизацияләү — республикада барлыгы 44 «президент» программасы эшли.

«Рөстәм Миңнеханов барыбызга да үтә дә югары эш темпы бирә. Иртәдән авыл районында булып, ул шул ук көнне чит илләрдә сөйләшүләрдә булырга мөмкин. Президентыбыз һәрвакыт очышларда, әле бит республика эчендә дә зур эш фронты бар. Барлык сорауларга да диярлек ул шәхсән үзе катнаша, аларны хәл итә һәм уңышларга ирешә. Көн саен шулай. Татарстан Президенты — Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр автомобиль узышлары призеры һәм җиңүчесе, югары тизлектә яшәргә күнеккән», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100