news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-офф башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты

Татарстан Президенты «Ак Барс» Казан командасына 3 мартта башланачак Гагарин Кубогы өчен көрәштә хәлиткеч матчларда уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-офф башланыр алдыннан «Ак Барс» хоккей клубы белән очрашты
https://www.ak-bars.ru/

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары һәм тренерлар составы белән очрашты. Татарстан Президенты 1 мартта 64 яшь тулган көнендә хоккейчылар белән «Татнефть Арена»да Казан клубы ачык күнекмәләре башланырга бер сәгать кала очрашты.

Ул беренче булып сүз алды һәм «Ак Барс»ны КХЛның даими чемпионатында уңышлы уен белән котлап, командага Гагарин Кубогы өчен көрәштә уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

«Сезгә яхшы уен өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез - Көнчыгыш конференциясендә беренче. Барлык даими чемпионатта җиңүгә якын идек, ярар инде, нишләтәсең. Бу юлы без оттырдык, алга таба уңыш елмайсын. Әмма уен - уен, спорт - спорт ул. Мин безнең команда белән горурлануыбызны әйтәм, үз хоккейчыларыбыз белән горурланабыз. Сез Россия хоккеен данлыйсыз, республикабыз данын таратасыз», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов профессиональ спортның нәрсә икәнен белгәнлеген, җиңелүләрсез зур җиңүләр булмавын искәртте.

«Билгеле, һәркемнең җиңәсе килә. Команда составы да, шартлар булдыруда да, спонсор да — барыбыз да җиңүгә омтылырга тиеш. Сез - безнең команда, сез - җиңүчеләребез, сез – безнеке. Җиңеләсез икән - бергәләп еларбыз, әмма, әлбәттә, бергә сөенергә иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты «Татнефть Арена» бозында бөтен команда белән фотога төште. Биредә 3 мартта Казанның «Ак Барс» командасы дүртенче Гагарин Кубогына юл алачак. Плей-оффның беренче раундында татарстанлыларның көндәше Түбән Новгородның «Торпедо» командасы булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100