Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов турында: Без аңардан үрнәк алабыз

«Татарстан» ГТРКсына интервьюда Чечен Республикасы башлыгы Татарстан Президентын сәясәт эшлеклесе буларак киң колачлы икәнлеген билгеләп үтте.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Ике республика – Татарстан һәм Чечен лидерларын күптәнге дуслык багланышлары бәйли. Рөстәм Миңнеханов юбилее алдыннан «Татарстан» ГТРКсы Чечен Республикасы башлыгы белән интервью яздырып алган.

«Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чынлап торып сәясәт эшлеклесе. Ул Россия төбәкләренең иң саллы җитәкчеләренең берсе. Без аңардан үрнәк алабыз һәм һәркөнне аның эшчәнлеген күзәтәбез. Шундый хөрмәтле кешеләр булуы безне куандыра», – дип билгеләп үткән Рамзан Кадыйров.

Ул Чечен Республикасы халкының кирәк булганда Татарстан халкына ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үткән. «Шуңа ышандырасым килә – без һәрвакыт бергә. Тормышның барлык очракларында да», – дип белдерә Рамзан Кадыйров.