Рөстәм Миңнеханов котлаулар өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде

Татарстан халкы социаль челтәргә Президентны туган көн белән котлап, видеоязма урнаштырган иде.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Татартсан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram челтәрендә юбилей белән котлап ясалган ролик урнаштырды.

Видеокотлауда Татарстан халкы республика лидерын туган көне белән тәбрик итә һәм аның иң яхшы сыйфатларын санап чыга.

Котлауларыгыз өчен рәхмәт, дип язган Президент.