Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Президенты туган көнен билгеләп үтә
Рөстәм Миңнехановка 57 яшь тулды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
Ул 1957 нче елның 1 нче мартында Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгән.
1978 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган (“авыл хуҗалыгы механизациясе” белгечлеге, “инженер-механик” квалификациясе).
1986 нчы елда Читтән торып белем алу совет сәүдәсе институтын тәмамлаган (“товарны өйрәнү һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге, “югары квалификацияле товар белгече” (Мәскәү шәһәре).
1978-80 нче елларда Саба районының “Авыл хуҗалыгы техникасы” берләшмәсе инженер-диагностигы булып эшли. 1980-83 нче елларда – Саба урман сәнәгате хуҗалыгының өлкән энергетигы, баш энергетик. 1983-85 нче елларда Саба район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары вазифаларын башкара. 1985-90 нчы елларда – Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе. 1990-92 нче елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе вазифасын били, 1992-93 нче елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли.
1993-96 нчы елларда – Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-98 нче елларда – ТР финанс министры. 1998 нче елда Татарстан Республикасы Хөкүмәтен җитәкли. 2010 нчы елның 25 нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов – Татарстан Республикасы Президенты.
Өйләнгән, улы бар. Автоспорт белән шөгыльләнә. Атказанган спорт мастеры.
“Татар-информ” МА Рөстәм Нургали улы Миңнехановка адресланган күп санлы котлаулаурга кушыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз